“Дуслык” микрорайонында яшәүчеләр Мәҗит Салиховка рәхмәт белдерәләр

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
ТР хөкүмәте рәсми порталының интернет кабул итү бүлегенә Әлмәт шәһәренең “Дуслык” микрорайоны, Ришат Булгаков урамы, 10, 12, 14 йортларда яшәүчеләрдән район башлыгына рәхмәт хаты алынды. Алар Мәҗит Салиховка һәм район-шәһәр җитәкчелегенә микрорайоннарында юл салдырган өчен рәхмәт белдерәләр. “Бик зур эш башкарылды. Бу мәсьәләне хәл итүдә турыдан туры катнашучыларнаң һәммәсенә, шулай ук башкарма комитет хезмәткәрләренең һәммәсенә дә бездән рәхмәт”, - диелә хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International