Казанда троллейбус йөртүчеләр укыту һәм эшкә урнаштыру

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
2014 елда мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны Казан электр транспорты техникумына троллейбус йөртүчелеккә укырга җибәрә. Укыту һәм торакта яшәү түләүсез. Уку срогы 6 ай. Уку вакытында техникумнан да, мәшгульлек үзәгеннән дә стипендия түләнә. Укуны эш белән бергә алып барырга рөхсәт ителә. Укыган чорда «Метроэлектротранс» рпедприятиеләрендә кондуктор, слесарь эшләре тәкъдим ителәчәк. Укып чыгучылар троллейбус йөртүче итеп эшкә алыналар.

Укырга теләүчеләргә тиз арада мәшгульлек үзәгенә 107 кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк (телефон 32-34-93).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International