Бюджет өлкәсендәге объектларны тәэмин итүче котельныйларга рейд

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
ТР хөкүмәтенең боерыгы нигезендә Әлмәттә “Светосервис” предприятиесе тарафыннан бюджет өлкәсе объектларында 23 пар казаны алыштырылды. Яңа казаннар Туймазы заводында ясалган. “Светосервис”ның директоры Ринат Азизов әйтүенә караганда, яңа казаннарның сыйфат характеристкалары элеккеләреннән сизелерлек яхшырак. Файдалы эш коэффициентлары 93% тәшкил итә, бу исә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тиешле температура режимын сакларга һәм ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Элекке казаннар искергән булу сәбәпле аларны тәүлек буена карап эшләтергә кирәк иде, ә бу артык кешеләр тоту дигән сүз. Элек бер котельныйда 4 кеше эшләсә, хәзер 2 генә.

Хәзер барлык җиһазлар да урнаштырылды. Казаннар гына түгел, ялгау торбалары да алмаштырылды. “Бу казаннар безнең һава шартларына тулысынча җайлашкан, алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәтер дип ышанабыз”, - диде Ринат Азизов. Алга таба тагын 170 казанны алмаштыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International