Әлмәт автомодельчеләре республикада беренче

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
20-22 июньдә Казанда укучылар арасында автомоделизм буенча укучылар арасында республика команда-шәхси беренчелеге үтте. Ярышта Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Яшел Үзән командалары катнашты. Яшькә карап ике төркемдә модельләрнең РЦБ, РЦЕ-10, ДТМ, ДТМ – сток классларында 18 кеше ярышты.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт командасы ике төркемдә беренче урыннарны алды. 2нче урында Казан, 3нче урында Чаллы спортчылары.

Шәхси беренчелектә Әсхәтов Азамат, Евсиков Денис, Мусин Айнур, Максутов Тимур, Аверьянов Кирилл Татарстан чемпионнары булдылар.

Ярышларда катнашучыларның иң яше Евсиков Данил өченче призер булды.

Яшь спортчыларың педагоглары Р.Ф.Якупов, Л.П.Галиева һәм методист Т.З.Галиев оста хөкемдарлык иткән өчен һәм ярышларны әзерләү, үткәрүдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International