Быел Татарстанда 65 фермер гаилә терлекчелек фермалары төзелешенә грантлар ала

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
2014 елда Татарстанда 65 фермер гаилә терлекчелек фермалары төзелешенә грантлар ала. Гомумән, бу максатка 89,5 млн сум бүлеп бирелгән.

34 крестьян-фермерлык хуҗалыгы сөтчелек тармагын үстерүгә грантлар алачак. Авыл эшмәкәрләр бу акчаларга терлекчелек фермаларын торгыза яки төзекләндерәчәк, җиһазлар урнаштырачак һәм терлек баш санын арттырачак.

13 фермер хуҗалыгына ит терлекчелеген үстерү өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Тагын 7 фермер атлар үрчетү белән шөгыльләнәчәк, ә башка 7 се сарык үрчетергә ниятли. Агробизнес өлкәсенең 4 вәкиле кошчылык тармагын сайлаган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International