ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Атна башында бер хатын-кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, телефонын урлауларын белдерде. Аның әйтүенә караганда, ул телефонын үзе эшли торган кибеттә берничә сәгатькә караусыз калдырган.
Республика театрлары Чаллыга үзләренең сигезенче Сабан туена җыелды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов белән очрашты.
26 июнь - Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш халыкара көне. Шушы датага багышлап, яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр өчен Комсомол паркында “Без – каршы!” дигән күп этаплы чара үткәрелде.
Моннан 27 ел элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе 26 июньне Наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне дип игълан иткәннәр иде. Шул рәвешле дөнья наркоманиянең һәләкатле нәтиҗәләргә – демографик катастрофадан алып экономиканың криминальләшүенә кадәр китерә торган афәт икәнен таныды. Бу мөһим тема Татарстанның нефтьчеләр башкаласында да төрле яклап кузгатылды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
“Нефтяник” командасы тулыланды: сакчы Максим Сергеев белән контракт имзаланды. Моннан ике ел элек бу хоккейчы Әлмәт командасында уйнаган иде инде, аннары “Ариадна” һәм “Титан” командаларында чыгыш ясады.
26 июньдә Әлмәттә Яшьләр үзәгендә руханилар өчен “Хәзерге җәмгыятьтә наркомания һәм алкоголизм проблемалары” темасына семинар булды. Аны наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәтенең ТР идарәсе һәм РПЧ митрополиясе оештырды.

29
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген референдум Әлмәт муниципаль районының барлык авылларында да үтә.
2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International