“Нефтяник” командасында яңа үзгәрешләр

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
“Нефтяник” командасы тулыланды: сакчы Максим Сергеев белән контракт имзаланды. Моннан ике ел элек бу хоккейчы Әлмәт командасында уйнаган иде инде, аннары “Ариадна” һәм “Титан” командаларында чыгыш ясады.

Моннан тыш, Юрий Мордвинцевка ярдәм итәчәк тренерлар ачыкланды. Штабта Ришат Гыймаевтан соң баш тренер вазифаларын үтәп торган Игорь Фадеев эшен дәвам итәчәк. Әлмәт җанатарларына яхшы таныш Хәлим Нигъмәтуллин тагын бер тренер булачак. Ул сакчы буларак Әлмәт командасында 11 сезон уйнады, ике тапкыр чемпион булды, бронза медаль алды, команда белән бергә Федерация кубогын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International