Әлмәт театры Чаллыда республика театрлары Сабан туенда катнашты

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Республика театрлары Чаллыга үзләренең сигезенче Сабан туена җыелды.

Бәйрәмнең кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева бар иде.

Республика театрлары сабан туе Чаллыда беренче тапкыр үткәрелә, анда Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама һәм Казанның Г.Кариев һәм Г.Камал исемендәге театрлары, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы театры артистлары килде.

Театрлар Сабан туе – бу үзенчәлекле чара, анда танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Чаллыда бәйрәм мәйданында концерт номерлары традицион спорт ярышлары белән чиратлашып барды.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International