Әлмәттә руханилар өчен наркомания һәм алкоголизм проблемаларына багышланган семинар булды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
26 июньдә Әлмәттә Яшьләр үзәгендә руханилар өчен “Хәзерге җәмгыятьтә наркомания һәм алкоголизм проблемалары” темасына семинар булды. Аны наркотиклар әйләнешенә контроль федераль хезмәтенең ТР идарәсе һәм РПЧ митрополиясе оештырды.

Семинарда наркотиклар куллануга һәм алкоголизмга каршы көрәштә чиркәүнең дәүләт оешмалары белән бергәләп эшләвенең әһәмиятенә басым ясалды.

Хәзер Татарстан митрополиясендә алкоголизмга һәм наркоманиягә каршы тору бүлеге эшли. Аның җитәкчесе иеромонах Вячеслав Шапоров атакай бүлек эше кысаларында руханиларның һәм дөньявиларның республика наркологик үзәгенә һәм СПИД-үзәккә әледән әле барып торуларын әйтте. Алар авырулар белән әңгәмә коралар, тиешле әдәбият һәм чиркәү әйберләре тараталар, туганнары-якыннары белән аралашалар.

2007 елда Татарстан Митрополиясе каршында православие мәгариф үзәге ачылган иде, анда алкоголизм белән авыру сәбәпле епархиягә мөрәҗәгать итүче кешеләрне кабул итү гамәлгә ашырыла. Үзәктә психологлар, психотерапевтлар, консультантлар килүчеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар.

Күптән түгел Түбән Камада наркобәйлелектәге кешеләрне кабул итү кабинеты ачылган иде, анда мәхәллә кешеләре консультация һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Вячеслав атакай якын арада Әлмәттә дә православие храмы каршында шундый кабинет ачылыр дигән өмет белдерде.

Әлмәттә моннан 5 ел элек ачылган наркодиспансер хезмәткәрләре наркобәйлелеккә каршы көрәш эшенә зур өлеш керттеләр. Дәваханәнең диспансер бүлеге җитәкчесе Марат Галимҗанов клиника ачылганнан соң наркоманиягә бәйле авырулар санының сизелерлек кимүе, ә авыр наркотиклар куллану очракларының шактый сирәгәюе турында сөйләде.

Әлмәт прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев наркоманиянең сәбәпләре һәм аңа каршы көрәшүнең әһәмияте турында сөйләде. Бүгенге көндә үсмерләр арасында алкоголизм проблемасының бик кискенләшүен искәртте. Күптән түгел 14 яшьлек үсмерне үтергән яшьтәшләре “фанфурик” дигән нәрсә (тыштан дәвалау өчен спиртлы лосьон) кулланган булганнар һәм җинаять кылганда алкоголь исереклеге хәлендә булганнар икән.

Семинарның төп максаты наркомания һәм алкоголизм профилактикасы һәм реабилитациясе өлкәсендә чиркәүнең дәүләт белән хезмәттәшлеген көчәйтү иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International