Заман афәтенә каршы

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Моннан 27 ел элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе 26 июньне Наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне дип игълан иткәннәр иде. Шул рәвешле дөнья наркоманиянең һәләкатле нәтиҗәләргә – демографик катастрофадан алып экономиканың криминальләшүенә кадәр китерә торган афәт икәнен таныды. Бу мөһим тема Татарстанның нефтьчеләр башкаласында да төрле яклап кузгатылды.

26 июньдә Яшьләр үзәгендә махсус семинар булды, аны наркотикларга каршы көрәш федераль хезмәтенең җирле идарәсе һәм Рус Православие чиркәве митрополиясе оештырды. Наркоконтроль, чиркәү, хокук саклау органнары, наркологик диспансер һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре һәр ведомствоның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, бергәләп көрәшү стратегиясен билгеләделәр.

Шуны искәртик: Әлмәт наркодиспансерының рәсми мәгълүматларына караганда гына да наркомания диагнозы белән 731 пациент исәптә тора. Тагын 364 кеше профилактика исәбендә. Үзләрен наркоман дип санамаган, чынлыкта наркотикларга хирыслашкан кешеләрнең исәбен исә беркем дә белми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International