Әлмәттә Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
26 июнь - Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш халыкара көне. Шушы датага багышлап, яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр өчен Комсомол паркында “Без – каршы!” дигән күп этаплы чара үткәрелде.

Сәламләүдән һәм конкурс кагыйдәләрен аңлатудан соң, «Альметьевские моржата», «Дружба», «Луч», «Мечта», «Саулык» и «Юность» клубларының командалары биремнәрне үтәүгә керештеләр. Спорт, иҗат белән бәйле, интеллектуаль этапларны һәм туплану тренингларын алар шактый җиңел генә үттеләр.

Җыелган очколар санына карап җиңүчеләр ачыкланды. Беренче урынга «Альметьевские моржата» командасы чыкты. Балаларның күңеле күтәренке иде, очрашудан һәммәсе дә канәгать калды. Спорт, дусларча атмосферада аралашуның зарарлы матдәләр кулланудан яхшырак икәнен үз мисалларында күрсәтүгә алар шат иде.

Наркотикларга каршы көрәшү көненә багышланган чаралар кич белән Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта дәвам итте. Анда “Саулык” яшүсмерләр клубы “Аек Әлмәт” сәламәт яшәү рәвеше клубы белән бергә антинаркотик митинг оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International