ТР Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов катнашында нефть тармагы үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.

Очрашуда республикадан ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, генераль директор урынбасары – “Татнефть” ААҖ баш геологы Рәис Хисамов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һ.б. катнашты.

Очрашуда нефть тармагы үсеше мәсьәләләре, тармакта салым салу проблемалары буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International