Әлмәт районында үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдум үтә

2014 елның 29 июне, якшәмбе
Бүген референдум Әлмәт муниципаль районының барлык авылларында да үтә. Референдумны авыл җирлеге Советы федераль һәм республика законнарына туры китереп үткәрә.

Колшәрип авылында 939 кешенең референдумда катнашырга хокукы бар. Кворум булсын өчен 561 кеше сайлау участогына килеп тавыш бирергә тиеш. Участок 20 сәгатькә кадәр эшли.

2014 елда балигъ булган яшьтәге һәр гражданнан җыелган 200шәр сум акча су скважинасы төзүгә тотылачак.

2013 елның 22 ноябрендә ТР хөкүмәте үзара салым тәртибендә җыелган акчаның һәр сумына республика бюджетыннан 4 сум кушу турында карар чыгарган иде. Шул чагында авылда су проблемасын хәл итеп булачак, кешеләр бу турыда белә. Чөнки авыл башлыгы Илгиз Шәмсуллин белән аның урынбасары халык арасында аңлату эшләре алып бардылар, референдумда катнашырга чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International