“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! Гафиятуллин урамындага 5нче йорт ишек алдында юллар шундый начар, йөрерлек түгел. Шиномонтажга йөрергә туры килә. Бу күпме дәвам итәргә мөмкин, машиналарыбыз эштән чыгып бетә бит. Чокырларны ямарга гына түгел, әйбәт асфальт җәяргә кирәк иде. Анастасия, шул йортта яшәүче. Рәхмәт.

Җавап: Ел саен планлаштырылган бюджет акчалары кысаларында һәм ведомствоара комиссия карарлары нигезендә квартал эчендәге юлларның аеруча проблемалы участоклары ачыклана, шуннан соң асфальт капламын яңарту эшләрен башкарырга конкурс белән подрядчиклар сайлана.

Сезнең мөрәҗәгатегез игьътибарга алынды, төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслаганда исәпкә алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International