Видеоконференциядә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү йомгаклары турында сөйләштеләр

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Татарстанда 6 сентябрьдән бирле өч авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Татарстанның 31 районыннан авыл җитештерүчеләре ярминкәгә 101,2 миллион сумлык продукция алып килделәр.

Һәр атнаның шимбәсендә Казанда 7 мәйданда, Чаллыда 3 мәйданда сәүдә оештырыла. ТР Дәүләт Советына сайлау көнне Казанда сайлау участоклары янында да 50 мәйданчыкта ярминкәләр булды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Әлмәттә дә үтте. 14 сентябрьдә беренчесе Р.Фәхретдин урамында булган иде. Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан 20-21 сентябрь көннәрендә чираттагы ярминкә Түбән Мактама бистәсендә “Мактама-парк” сәүдә үзәгенең парковкасы территориясендә оештырылды. Ярминкәдә товарлар социаль бәядән сатылды. Социаль ярдәм идарәсе авыр әйберләрне өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә илтеп бирүне оештырды, ә капчыкларны машинага илтеп салырга волонтерлар ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International