Россия эчке эшләр министрлыгында “Халык участковые” дигән Бөтенроссия еллык конкурс башланды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы инде өченче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы участок инспекторын кешеләр интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.

Бүгенге көндә РФ эчке эшләр органнарында полициянең 46 меңнән артык участок уполномоченные эшли. Алар үз территорияләрендә халык белән тәүлек буена эшлиләр, авыр минутта беренче булып ярдәмгә киләләр, профилактика эше белән шөгыльләнәләр. Алар тарафыннан яки алар ярдәмендә һәр дүрт җинаятьнең берсе ачыла.

Конкурс өч этапта үтә, беренче этапта конкурсантларны сайлап алу 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр була.

Әлмәт районы эчке эшләр бүлегеннән конкурска өч участок уполномоченные тәкъдим ителә: майор Назил Шәймәрдәнов, капитан Ленар Хаҗиматов һәм лейтенант Рубин Мадьяров.

Үз участковыегыз өчен сез, исем-фамилиягезне күрсәтеп, narodnyyuchastkovyyalm2014@mail.ru электрон адресына хәбәр җибәрү юлы белән тавыш бирә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International