Азык-төлек базарында инфляция 107,2 процентка җиткән

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Ел башыннан алып ТР азык-төлек базарында инфляция 107,2 процентка җиткән. Узган ел бу сан 105,3 процент тәшкил иткән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов белдерде. Аның сүзләренә караганда, күрсәткечнең үсешенә август ахырында азык-төлек бәясе арту йогынты ясалган. Бу продуктларның бәясе бөтен сәүдә челтәрендә 5-6 процентка арткан.

Татарстан Казакъстан, Төркия, Иран һәм Камчаткадан продукт китерүгә тәкъдим алды, дип белдерде Р.Фәттахов. “Гомумән, Татарстан азык-продуктлары базары тотрыклы кала. Бәяләр артуы күзәтелми”, - диде Р.Фәттахов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International