Укучыларның бөтенроссия һәм республика конкурсларының мәктәп этабы башланды

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
22 сентябрьдән башлап Татарстан мәктәпләренең 5-11 сыйныфларында укучылар бөтенроссия һәм республика предмет олимпиадаларының беренче этабында катнашалар. 2014-2015 уку елында мәктәп олимиадаларын үткәрүнең үзенчәлеге шунда: бөтенроссия олимпиадасында 21 предметтан, республика олимпиадаларында 9 предметтан бердәм биремнәр эшләнде. Бөтенроссия олимпиадаларының бөтен этапларын ТР фән һәм мәгариф министрлыгы каршында 2014 елда төзелгән Республика олимпиада үзәге координацияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International