Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты волонтерлары – берләшегез!

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
16-20 сентябрьдә Бөтенроссия «Volunteers’ Academy-2014» укыту-өйрәтү үзәге булды. Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 20 төбәгеннән җыелган волонтерлар берләшмәләренең җитәкчеләре 2015 елда спортның су төрләре буенча Казанда үткәреләчәк дөнья чемпионатында волонтерлыкка беренче кандидатлар булу хокукы алдылар. 19 сентябрьдә волонтерлар җыю буенча гариза бирү кампаниясе башланды.

Волонтер булырга теләүчеләр www.kazan2015.com рәсми сайтында 2015 елның 1 гыйнварына кадәр анкета тутырырга тиешләр. Волонтерларны сайлап алу 2014 елның 20 октябрендә башлана.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты – спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларның Әлмәттә бердәнбер партнеры. Шуңа күрә дә ул үз базасында волонтерлар сайлау хокукы алды.

Волонтерларның бөтенроссия командасына кушылыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International