Әлмәттә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен сайладылар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Яшьләр үзәгендә “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм “Нур” психология-педагогика үзәгенең мөдире Ольга Ананьева аны тормышта авыр хәлдә калган яки җәмәгать тәртибен бозарга һәвәс булган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштырган кешеләргә ярдәм итүче җәмәгать тәрбиячеләрен ачыклау һәм аларга булышу максаты белән үткәрәләр.

Сәламләү өчен сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова күтәрелде. Ул балигъ булмаган кешеләрнең эшләре буенча комиссиядә исәптә торган балаларга беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләренең игелекле эшен югары бәяләде, аларга сәламәтлек, уңышлар теләде.

3нче дәрәҗә диплом Лилия Вәлиуллинага (“Ракета” үсмерләр клубының социаль педагогы), 2нче дәрәҗә диплом Зинаида Макаровага (“Нур” үзәгенең педагог-психологы), 1нче дәрәҗә диплом Галина Овсяниковага (18нче урта мәктәпнең педагог-оештыручысы) тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International