“Алнас”та иң оста һөнәр ияләрен ачыкладылар

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Машина төзүчеләр көне алдыннан “Алнас” заводында гомумзавод профессиональ осталык конкурсы үткәрелде. Анда токарьлар, фрезерлаучылар, слесарьлар – барлыгы 14 кеше катнашты. Конкурс комиссиясе детальләр әзерләүнең сыйфатын гына түгел, җитештерү культурасын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен дә бәяләде.

Иң абруйлы номинациядә җиңеп чыгучы, механика цехы эшчесе Радик Харисов “Иң яхшы токарь-2014” исеменә ия булды. Ул бик югары квалификацияле белгеч, завод һәм шәһәр конкурсларында берничә мәртәбә җиңеп чыкканы бар. Фрезерлаучылар арасында шул ук цехтан Дмитрий Былинкин, слесарь-инструментчылар арасында Руслан Шәмсетдинов иң оста булуларын раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International