ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Әлмәт хоккей командасы һөҗүмче Михаил Климчук белән шартнамә төзеде. “Нефтяник” составында ул 75нче номер белән уйнаячак
Бүген Әлмәттә ТР эшләүче яшьләренең «Наше время – Безнен заман» фестиваленең сайлау туры башланды. Ул “Җәлилнефть” идарәсенең савыктыру лагере территориясендә 28 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Анда катнашучылар инде килеп җиттеләр, мастер-классларга әзерләнәләр
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә пленум утырышы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Лаеш мөхтәсибәтендә уздырылды. Утырышта мөфти урынбасарлары, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы, Голәмәләр шурасы вәкилләре һәм республиканың барлык имам-мөхтәсибләре катнашты
“Forbes” журналы Россиянең 200 эре хосусый компанияләр (дәүләт өлеше 50 проценттан ким) рейтингын әзерләде. Рейтингта беренче урынны “Лукойл” компаниясе (2012 ел нәтиҗәләре буенча табыш – 3,6 трлн сум) били, икенче “Сургутнефтегаз” нефть компаниясе (850 млрд сум). Лидерлар өчлеген "VimpelCom Ltd" телекоммуникация операторы (717 млрд сум) яба
«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстан территориясендә актив үсеш программасын раслады. Бүген «ЛУКОЙЛ» ААҖ президенты Вахит Алекперов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистларга белдергәнчә, компания республикага инвестицияне ике тапкыр арттыра
"ЛУКОЙЛ" компаниясе Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе" ААҖ делегациясе белән очрашу барышында белдерде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты
РФ хөкүмәте утырышында федераль бюджетны формалаштыру кысаларында 2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә минималь түләү күләмен киләсе елда көтелгән инфляция дәрәҗәсенә кадәр арттыру турында тәкъдим кабул ителде. Ул 5965 сум тәшкил итәчәк. Хәзер ул 5554 сум, артым 7,4%
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Әлмәттә чистарту корылмалары төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Аны министр Ирек Фәйзуллин үткәрде
Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Соловьев республика хөкүмәте рәислегенә кандидат итеп Виктор Савельев исемен атады
Госалкогольинспекциянең территориаль бүлеге матбугат хезмәтенең хәбәр итүенә караганда, Әлмәттә бер кибет медицина спирты салынган флаконнарны алкогольле эчемлек итеп саткан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International