Әлмәттә бер кибет медицина спирты салынган флаконнарны алкогольле эчемлек итеп саткан

2014 елның 26 сентябре, җомга
Госалкогольинспекциянең территориаль бүлеге матбугат хезмәтенең хәбәр итүенә караганда, Әлмәттә бер кибет медицина спирты салынган флаконнарны алкогольле эчемлек итеп саткан.
Шевченко урамындагы “Итиль” кибете 95%лы этил спирты эретмәсе белән сәүдә иткән. Бу сыеклык тышкы куллану өчен билгеләнгән, ул микробларны бетерү өчен кулланыла, гомуми анестезиягә китерә.
Полицейскийлар ачыклаганча, кибеттә аны исерткеч эчемлек итеп кулланучыларга сатканнар. Әлеге эретмәне куллану организмның функцияләре бозылуга китерә.
Бу продукцияне саткан өчен административ җаваплылык һәм 10 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International