“Нефтяник” командасында үзгәрешләр

2014 елның 26 сентябре, җомга
Әлмәт хоккей командасы һөҗүмче Михаил Климчук белән шартнамә төзеде. “Нефтяник” составында ул 75нче номер белән уйнаячак.

Михаил Климчук командага Төмән “Рубин”ыннан килде. Аңа кадәр ул “Ермак” (Ангарск), “Ариада” (Волжск) “Амур” (Хабаровск), “Рязань” командаларында уйнарга өлгергән.

“Нефтяник” командасында 29 уен үткәргән Альберт Заһидуллин белән контракт ике якның да килешүе нигезендә туктатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International