Әлмәттә туган Виктор Савельев Удмуртия хөкүмәте җитәкчесе булырга мөмкин

2014 елның 26 сентябре, җомга
Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Соловьев республика хөкүмәте рәислегенә кандидат итеп Виктор Савельев исемен атады.

Виктор Алексеевич Савельев 1963 елда Әлмәттә туган. 1985 елда КДУны тәмамлаган. 1986-1994 елларда Бөгелмәдә ТатНИПИнефть институтында эшләгән. Аннары күрше республикада УдмуртНИПИнефть институты директоры, Удмуртия хөкүмәтендә ягулык, энергетика һәм элемтә министры, хөкүмәт рәисенең урынбасары булып эшләгән. Алга таба Мәскәүдә «НК «РуссНефть», «Газпром нефть», «НГК «Славнефть» компанияләрендә җитәкче постлар биләгән. 2014 елның 11 мартыннан бирле Удмуртия хөкүмәте рәисе вазифаларын башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International