Әлмәттә ТР эшләүче яшьләренең «Наше время – Безнен заман» фестиваленең сайлау туры башланды

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бүген Әлмәттә ТР эшләүче яшьләренең «Наше время – Безнен заман» фестиваленең сайлау туры башланды. Ул “Җәлилнефть” идарәсенең савыктыру лагере территориясендә 28 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Анда катнашучылар инде килеп җиттеләр, мастер-классларга әзерләнәләр.

Гала-концертны 1 ноябрьдә “Пирамида” үзәгендә үткәрү планлаштырыла. Ул ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары аша трансляцияләнәчәк. Финалчы лауреатларга дипломнар, кубоклар, кыйммәтле призлар, акчалата премияләр тапшырылачак. Гран-при иясенә ТР президентының күчмә кубогы һәм 100 мең сумга сертификат тапшырылачак.

Сайлап алу этапларында катнашырга Татарстанның зур предприятиеләре һәм оешмаларыннан 32 команда гариза бирде. Фестиваль кысаларында яшьләр «Вокал», «Хореография», «Визитка» һ.б. номинацияләрдә көч сынашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International