РТ министрлыгында Әлмәт чистарту корылмалары буенча киңәшмә үтте

2014 елның 26 сентябре, җомга
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Әлмәттә чистарту корылмалары төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Аны министр Ирек Фәйзуллин үткәрде.

Хәзер Әлмәттә чистарту корылмалары 1967-1975 елларда төзелгән 2 чираттан тора, гомуми җитештерүчәнлекләре тәүлеккә 56,2 мең куб.метр. 2010 елда эшләнгән проект документациясендә шәһәр чистарту корылмаларын тәүлеккә 60 мең куб.метр үткәрешле итеп реконструкцияләү каралган иде.

9 сентябрьдә төзелеш министрлыгы, ТР газификация фонды вәкилләре, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе һәм “Татинвестгражданпроект” проект оешмасы вәкилләре составында эш төркеменең булачак төзелеш урынында күчмә киңәшмәсе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International