РФ хөкүмәте хезмәткә минималь түләү күләмен 7,4%ка арттырды

2014 елның 26 сентябре, җомга
РФ хөкүмәте утырышында федераль бюджетны формалаштыру кысаларында 2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә минималь түләү күләмен киләсе елда көтелгән инфляция дәрәҗәсенә кадәр арттыру турында тәкъдим кабул ителде. Ул 5965 сум тәшкил итәчәк. Хәзер ул 5554 сум, артым 7,4%.

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, закон проектын гамәлгә ашыру өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан өстәмә суммалар бүлү кирәк булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International