Нефть компаниясе республикага инвестицияне ике тапкыр арттыра

2014 елның 26 сентябре, җомга
«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстан территориясендә актив үсеш программасын раслады. Бүген «ЛУКОЙЛ» ААҖ президенты Вахит Алекперов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң журналистларга белдергәнчә, компания республикага инвестицияне ике тапкыр арттыра.

2015 елда Татарстанда компаниянең гомуми инвестицияләре 5 млрд сум чамасы тәшкил итәчәк. “Бу республикада бизнесменнарны җәлеп итә торган инвестицион климат булдырылуы турында сөйли”, - дип билгеләп үтте В.Алекперов. Скважиналарны бораулау өчен инвестицияләрне ике тапкыр арттыру планшлаштырыла. Моннан тыш, Татарстанда «ЛУКОЙЛ» компаниясенең 7 яңа автозаправка станциясен ачу каралган.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе – Татарстанның, “Татнефть”нең стратегик партнеры, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап биреп. Ул, бүген «ЛУКОЙЛ» ның югары технологияле һәм заманча компанияләрнең берсе булуын да билгеләп үтте.

«ЛУКОЙЛ» ның югары технологияле бүлеге бар, ул – “РИТЭК” компаниясе, быел миллион тонна нефть чыгара һәм эре салым түләүче булып тора. Ул компания ярдәме белән хуҗалык проблемаларыннан тыш, социаль мәсьәләләрне дә хәл итәбез”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

“Бүген безнең өчен нефть сәнәгате, аның язмышы бик мөһим. Нефть запаслары чиксез булмавын аңлау зарур, аны чыгару катлаулана бара. Без нефть тармагына, нефть компанияләренә көндәшлеккә сәләтле булсыннар өчен ярдәм итәргә тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International