“Татнефть” Россиянең иң эре хосусый компанияләре рейтингы унлыгына керде

2014 елның 26 сентябре, җомга
“Forbes” журналы Россиянең 200 эре хосусый компанияләр (дәүләт өлеше 50 проценттан ким) рейтингын әзерләде. Рейтингта беренче урынны “Лукойл” компаниясе (2012 ел нәтиҗәләре буенча табыш – 3,6 трлн сум) били, икенче “Сургутнефтегаз” нефть компаниясе (850 млрд сум). Лидерлар өчлеген "VimpelCom Ltd" телекоммуникация операторы (717 млрд сум) яба.

Рейтиг унлыгында чимал җитештерүче компанияләр өстенлек итә, алар арасында «Татнефть» (444 млрд сум, 7нче урын) һәм «Башнефть» (388 млрд сум, 9нчы урын) бар.
200 эре хосусый компанияләр рейтингында “НижнекамскНефтехим” (33 урын), “ТАИФ-НК” (35), “КАМАЗ” (42), “Казаньоргсинтез” (108) һәм “ТрансТехСервис” (111) бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International