Татарстандагы иң карт кеше Әлмәт районында яши

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Өлкән яшьтәгеләр көне якынлашу уңаеннан Татарстанда яшәүче 100 яшен тутырган кешеләрне барлап чыгарга карар ителгән иде. Татарстанда иң өлкән яшьтәге кеше – 108 яшьлек әби Әлмәт районында яши икән. Бу хакта ТР хөкүмәте йортында үткән брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов хәбәр итте.

Ул Татарстанда картлар йортларында 1795 кеше яшәвен дә әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International