Мәҗит Салихов өлкән яшьтәгеләрне тәбрикләүдә катнашты

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Өлкән яшьтәге кешләр көне алдыннан 4нче урта мәктәптә шәһәр җитәкчелегенең ветераннар белән традицион очрашуы булды.

Очрашу ТОС-10 участогында 2нче Интернациональ сайлау округыннан шәһәр советына депутат Мәҗит Салиховның һәм баш предприятие “СМП-Нефтегаз” ААҖнең турыдан-туры булышлыгы белән оештырылды.

Бәйрәм табынында ветераннарны шәһәрнең беренче җитәкчеләре котлады, кич буе алар адресына котлаулар яңгырап торды, Әлмәт музыка көллияте студентлары матур концерт куйдылар.

Мәҗит Салихов ветераннарны, бәйрәм белән котлап, Әлмәтнең үсүендә, чәчәк атуында аларның өлеше бәһасыз булуын билгеләп үтте.

“СМП-Нефтегаз” ААҖ исеменнән ветераннарны генераль директор урынбасары Рәүф Зөбәеров тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International