Минсәгыйть Шакиров әлмәтлеләрне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлады

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
ТР муниципаль төзелмәләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров әлмәтлеләрне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлады. Аның котлау хатында мондый юллар бар: “Һәр гаилә өлкән буынга мәхәббәт, аларны онытмау белән көчле. Безнең яшәвебез, гомер итүебез Сезнең батырлыгыгыз аркасында мөмкин булды. Сез Ватан өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койдыгыз, тылда киеренке хезмәт куйдыгыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән сугыштан соңгы авыр елларда илебезнең куәтле социаль-экономик потенциалы барлыкка килде.

Көзегез якты һәм ягымлы булсын! Сезгә якыннарыгызның җылысын, кайгыртуын тоеп яшәргә язсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне уңышлары белән куандырсын. Сәламәт булыгыз, озак бәхетле гомер итегез!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International