“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Безнең җир участогы Түбән Мактамада М-4 микрорайонында (кәбестә басуында күп балалы гаиләләргә бүленгән җир). Шуны беләсе килә, бездә кайчан урам исеме, почта адресы булыр микән? Быел юл салырга вәгъдә иткәннәр иде, анысы ничек?

Җавап: “М-4” мәйданындагы урамнарга исем бирү мәсьәләсе махсус комиссиянең чираттагы утырышында каралачак. Сезнең участокларны инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсендә юл салу һәм инженерлык челтәре булдыру зур финанс чыгымнарына бәйле. Бу мәсьәлә бөтен республика өчен актуаль булганлыктан, финанс чыганаклары табу мәсьәләсе Татарстан хөкүмәте каравында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International