Бүген Халыкара музыка көне билгеләп үтелә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Халыкара музыка көне 1975 елдан башлап үткәрелә. Аның инициаторы ЮНЕСКО каршындагы музыка советы (IMC) булды. Бу эшне башлап йөрүчеләр арасында композитор Дмитрий Шостакович та бар иде.

Бәйрәм бөтен дөньяда ел саен иң яхшы артистлар һәм иҗат коллективлары катнашында зур концерт программалары белән билгеләп үтелә.

2000 елда Кытай археологлары моннан 2 мең еллар элек, Хань династиясе дәверендә оештырылган музыка кораллары музеен таптылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International