Бүген Әлмәттә ветераннар активының Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышланган тантаналы җыелышы булды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Ветераннар активының Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышлап драмтеатрда үткәрелгән тантаналы җыелышында ветеран оешмалары активистларын район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖнең профком рәисе Гомәр Яруллин, ветераннар советы әгъзалары котлады.

Наҗия Хәйдәрова үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен батырларча сугышкан, сугыш җимерекләрен торгызуда фидакарь хезмәт куйган кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

Бүгенге көндә Әлмәт районында пенсия яшендәге кешеләр 43 меңнән артыграк. Наҗия Хәйдәрова өлкән яшьтәгеләр өчен рәхәт тормыш шартлары тудыру бүген шәһәр һәм район җитәкчеләре өчен дә, республика җитәкчеләре өчен дә иң мөһим бурычларның берсе булуын әйтте.

Ветераннар исеменә бик күп матур теләкләр әйтелде. Чыгышлар һәм котлаулар концерт номерлары белән чиратлашып барды, танылган башкаручылар белән бергә балалар коллективлары да сәхнәгә чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International