Кешеләр үз-үзләренә кул салмасын дигән максат белән үткәрелә торган чаралар

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Район башкарма комитетында дәвалау учреждениеләренең җитәкчеләре катнашында Әлмәт районында кешеләрне үз-үзенә кул салу хәленә калдырмау һәм психотерапевтик ярдәм күрсәтү темасына киңәшмә булды. Шул темага доклад белән наркологиягә каршы диспансерның баш врачы Сергей Лебедев чыкты. Аның әйтүенчә, кризис хәлләрен булдырмау, кешеләрне үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җитүдән саклау өчен комплекслы чаралар програмасы кирәк. Профилактика чаралары мордар китүчеләр санын киметергә һәм районда демографик вазгыятькә уңай тәэсир ясарга мөмкинлек бирәчәк. Докладчы “Әлмәт муниципаль районы территориясендә суицидаль хәлләр профилактикасы буенча комплекслы чаралар” максатчан программасы булдырырга тәкъдим итте. Программаны 2014-2015 елларда гамәлгә ашыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International