ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Михаил Лермонтов әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең Бөтенроссия фестиваленең жюри әгъзалары Әлмәт театрының “Гашыйк Кәриб” спектаклен бертавыштан Пензада үтә торган чара кысаларында иң яхшы куелышларның берсе дип атадылар
Бүген “Халык участковые 2014” бөтенроссия еллык конкурсының икенче этабы башланды. Татарстанлылар иң яхшы участок инспекторы өчен ТР эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында “опросы” бүлегендә тавыш бирә алалар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның региональ этабында җиңеп чыгучы ачыкланачак, ә ул Татарстан Республикасы данын федераль масштабта яклаячак
Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела
Татарстанда яллар 1 көнгә артыграк, чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
8 октябрьдә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында Корбан бәйрәменә багышланган кичә булды. Әлеге чараны Әлмәттә беренче тапкыр татар хатын-кызларының җәмәгать оешмасы “Ак калфак” рәисе Ландыш Зарипова һәм Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдинова оештырды

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак. Бу хакта бүген ТР хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте
2015 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан мәктәпләрендә ата-аналардан теләсә нинди акча җыюга чик куелырга тиеш, хәзерге вакытта бу ата-аналар комитеты, хәйрия фондлары һәм башка алымнар белән башкарыла
ТР Дәүләт Советының Татарстан Республикасы башлыгын кем дип билгеләү турындагы мәсьәләне кайчан караячагы әлегә билгеле түгел. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы тәнәфесендә оештырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде
“КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International