2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак. Бу хакта бүген ТР хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.