“Маскерадъ” фестиваленең жюри әгъзалары “Гашыйк-Кәриб”не иң уңышлы спектакльләрне берсе дип атадылар

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Михаил Лермонтов әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең Бөтенроссия фестиваленең жюри әгъзалары Әлмәт театрының “Гашыйк Кәриб” спектаклен бертавыштан Пензада үтә торган чара кысаларында иң яхшы куелышларның берсе дип атадылар.

Жюри рәисе, А.П.Чехов исемендәге Мәскәү театрының әдәби өлеш мөдире Николай Шейко фикеренчә, Әлмәт театры чыннан да нәкъ менә театр белән шөгыльләнә, ә бу безнең заманда шактый сирәк күренеш. Бу спектакль буенча фикер алышуны йомгаклап, Пенза дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Казаков фестиваль кунакларының үз коллегаларына профессиональ дәрес бирүен билгеләп үтте.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлова үз чиратында оештыру комитетына һәм жюри әгъзаларына Пенза сәхнәсендә уйнарга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт әйтте, тәнкыйтьчеләрдән мондый ихлас сүзләрне әле башка бер фестивальдә дә ишетергә туры килмәвен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International