Татарстанда яллар 1 көнгә артыграк, чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсендә каралганча, 4 ноябрь – Халык бердәмлеге көне - эшләми торган бәйрәм көне санала. Шул ук маддәдә эшләми торган бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта ял бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә диелә. Ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында быел 24 февральгә туры килгән ял көне 3 ноябрь – дүшәмбе көнгә күчерелгән иде.
Шулай итеп, Татарстанда 1, 2, 3 ноябрь – ял көннәре, 4 һәм 6 ноябрь – эшләми торган бәйрәм көннәре була. Әле тагын 5 ноябрьдә дә, бәйрәм алды буларак, кыска эш көне.