Әлмәттә мәктәп укучылары өчен Корбан бәйрәменә багышланган кичә

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
8 октябрьдә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында Корбан бәйрәменә багышланган кичә булды. Әлеге чараны Әлмәттә беренче тапкыр татар хатын-кызларының җәмәгать оешмасы “Ак калфак” рәисе Ландыш Зарипова һәм Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зиятдинова оештырды. Сәхнәдә Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучылары башкаруында Коръән аятьләре, шигырьләр, мөнәҗәтләр яңгырады. Залдагыларны Корбан бәйрәме белән Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм район башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов тәбрикләде.

Шәһәр мәктәпләре укучылары төрле викториналарда актив катнаштылар. Бәйрәм “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International