Әлмәтлеләр Татарстанның иң яхшы участковые өчен тавыш бирә алалар

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Бүген “Халык участковые 2014” бөтенроссия еллык конкурсының икенче этабы башланды. Татарстанлылар иң яхшы участок инспекторы өчен ТР эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында “опросы” бүлегендә тавыш бирә алалар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның региональ этабында җиңеп чыгучы ачыкланачак, ә ул Татарстан Республикасы данын федераль масштабта яклаячак.

Икенче этап кысаларында онлайн-тавыш бирү 16 октябрьгә кадәр дәвам итә. Уңайлырак булсын өчен сайтта һәр конкурсант турында мәгълүмат бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International