Иске “КАМАЗ”ын утильгә тапшыручыга – 350 мең сум ташлама

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
“КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең лизинг компаниясе “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча ташламалы шартларда 130 техника алу өчен 80 гариза кабул итте.

Машиналарын тапшырырга җыенган кешеләр үзләренең автопаркларын автогигантта җитештерелгән техника белән яңартырга телиләр. Бүген алар “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы нигезендә “КАМАZ-5490”, “КАМАZ-65116” автомобильләре һәм “НЕФАЗ” автобуслары алачаклар.

Иске автомобильне утильгә тапшырган кеше 350 мең сум күләмендә ташламадан файдалана ала. Ә “трейд-ин” программасы кысаларында яңа техника алучыларга ташлама 300 мең сум тәшкил итә. “УТИЛИЗАЦИЯ+ЛИЗИНГ” программасы буенча да машина хуҗасы “КАМАЗ” лизинг компаниясенең ташламасына ия була, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International