Дәүләт Советының ТР җитәкчесен исемләү мәсьәләсенә кайчан керешәчәге билгеле түгел

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
ТР Дәүләт Советының Татарстан Республикасы башлыгын кем дип билгеләү турындагы мәсьәләне кайчан караячагы әлегә билгеле түгел. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы тәнәфесендә оештырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде.

Аның сүзләренчә, әлегә парламентның бу мәсьәлә буенча ачык позициясе юк. Бәлки кайбер тәкъдимнәр ТР Дәүләт Советының 9 нчы октябрьгә билгеләнгән чираттагы утырышында яңгырар.

"Бу сорау килеп ирешкәч, Дәүләт Советы аның буенча эшкә керешәчәк. Әлегә нидер әйтүе кыен. Бездә бу уңайдан халык фикере дә бар. Бу мәсьәлә буенча сорау бирүчеләр күп", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International