“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
25нче мәктәпкә барганда юл участогы бик куркынычлы. Тротуарга үтү урынында, юлда гел машиналар җыелып тора, балалар юл аркылы чыга алмыйлар. Ата-аналарның тәкүдиме шул: Шевченко урамында стоянка ягыннан "Пешеходный переход", "Дети" билгеләре куярга, “зебра” ясарга кирәк.

Җавап: ӘМР башкарма комитетында, гражданнарның мөрәҗәгатенә җавап йөзеннән, балаларның машина астына эләгүеннән саклану максатында, 25 мәктәпкә бару юлында 1.23 «Дети» юл билгесе кую мәсьәләсе карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International