ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Район башкарма комитетында ТКХ өлкәсендә координация советының чираттагы утырышы булды. Анда ике мәсьәлә каралды. Социаль торакны инвентарьлаштыру йомгаклары һәм социаль наем шартнамәләренә ревизия үткәрү турында башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров сөйләде
9 октябрьдә Мәскәүдә XVI «Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе булды. Аның кысаларында “Авыл җирендә спортның традицион (милли) төрләрен үстерү” темасына семинар үткәрелде
12 октябрьдә “Нефтьче” мәдәният сараенда профсоюзларның “Россия” физкультура-спорт җәмгыяте Үзәк советының бокс буенча беренчелеген ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” җәмгыятенең профком рәисе урынбасарлары Андрей Зимин, Марсель Бикмуратов һ.б. рәсми затлар катнашты

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Әлмәт районы ветераннар советының җыелма хоры:”Гармония” халык вокаль ансамбле (хормейстер Галина Бибанина, солист Валентина Исламова) Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә гала-концертта чыгыш ясап, Татарстан республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III «Балкыш-Сияние” республика фестиваленең лауреаты булды
Кыш башланыр алдыннан Татарстанда җиләк-җимеш культуралары өчен шартлар уңай килеп тора. Дәвамлы яңгырлардан соң синоптиклар әкренләп салкынаю көтәләр
Әлмәт картиналар галереясе сезне Акварель һәм нәфис сәнгать академиясе әгъзасы Сергей Андриякиның (Мәскәү) күргәзмәсе ачылуга чакыра
Россиядә тәмәке бәяләре арту белән бергә тартучыларга карата закон да кырысрак булырга мөмкин. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде
13 октябрьдә Әлмәттә “Луч” телеканалында туры эфирда Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү һәм һәлак булган каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә багышлап телемарафон үткәрелде
10 октябрьдә Әлмәт физкультура көллиятенең универсаль спортзалында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында студент яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча гомумшәһәр ярышлары оештырылды
Үткән ял көннәрендә Әлмәттә “ЛяМуррр” зоомаркетында иясез мәчеләр һәм мәче балалары күргәзмәсе булды. Аның нәтиҗәләре оештыручылар өчен сөенечле булды: 2 көндә 8 песи үзләренә хуҗа тапты. Дүрт песи баласына да игелекле ияләр табылды. Бераз үсеп, кешеләр белән аралашырлык булгач, алар “төп йортларына” күчәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International