Җиңүнең 70 еллыгына багышлап

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
10 октябрьдә Әлмәт физкультура көллиятенең универсаль спортзалында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында студент яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча гомумшәһәр ярышлары оештырылды. Анда АГНИ, ТИСБИ, ИЭУП, АГИМС, АТЭТ, АПТ, ПК-65, Музыка көллияте, КАИ һәм АКФК командалары катнашты.

Ярыш программасының барлык төрләренә йомгак ясагач, Әлмәт физкультура көллияте командасы җиңүче дип табылды. Икенче урында АГНИ, өченче урында ИЭУП командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International