Ач йөрәгеңне! Ярдәм кулы суз!

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Үткән ял көннәрендә Әлмәттә “ЛяМуррр” зоомаркетында иясез мәчеләр һәм мәче балалары күргәзмәсе булды. Аның нәтиҗәләре оештыручылар өчен сөенечле булды: 2 көндә 8 песи үзләренә хуҗа тапты. Дүрт песи баласына да игелекле ияләр табылды. Бераз үсеп, кешеләр белән аралашырлык булгач, алар “төп йортларына” күчәчәк.

Хәйрия күргәзмәсендә шулай ук 1500 сум акча җыелды. Алар мәчеләрне дәвалауга тотылачак.

Әлмәттә хуҗасыз җан ияләре өчен дәүләт приюты юк. “Йөрәгеңне ач” волонтерлар оешмасыннан бер төркем энтузиастлар һәм хосусый зоокибетләр генә бәлагә юлыккан этләргә-песиләргә ярдәм итәләр. Әгәр дә бу игелекле эшкә кушылырга теләгегез бар икән, волонтерлар һәртөрле ярдәмгә шат булачаклар. Хуҗасыз җан ияләрен өегезгә алырга, банк исәбенә акча күчерергә була. Иясез эт-песиләргә ярдәм итү турында мәгълүматлар түбәндәге адреста: http://vk.com/club47987462
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International