Әлмәт укытучысы Мәскәүдә семинарда катнашты

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
9 октябрьдә Мәскәүдә XVI «Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе булды. Аның кысаларында “Авыл җирендә спортның традицион (милли) төрләрен үстерү” темасына семинар үткәрелде. Кичүчат мәктәбенең физкультура укытучысы Н.М.Талипова, семинарда катнашып, “Авыл кешеләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын спортның милли төрләре белән даим шөгыльләнүгә тарту, аларны авыл бәйрәмнәре, ярминкәләр һәм күргәзмәләр программасына кертү тәҗрибәсе, бу эштә проблемалар, хакимият органнарының һәм җәмәгать оешмаларының бурычлары” дигән темага чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International